Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Диодлы лампочка электр утын экономияли

Акча санаганны ярата, диләр. Акыллы, эшлекле хуҗа яки җитәкче, гадәттә, һәр тиенне исәпли һәм җитештерү чыгымнарын, продукциянең үзкыйммәтен киметү юлларын эзли. Яңа технологияләр һәм заманча җиһазлар куллану - моның иң уңышлы ысулы. Әйтик, яктылык сибүче диодлы лампалар электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә. Әлеге яктырткычларны җитештерүче компания белгече Фаиз Сафин моны...

Акча санаганны ярата, диләр. Акыллы, эшлекле хуҗа яки җитәкче, гадәттә, һәр тиенне исәпли һәм җитештерү чыгымнарын, продукциянең үзкыйммәтен киметү юлларын эзли. Яңа технологияләр һәм заманча җиһазлар куллану - моның иң уңышлы ысулы. Әйтик, яктылык сибүче диодлы лампалар электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә. Әлеге яктырткычларны җитештерүче компания белгече Фаиз Сафин моны дәлилләп күрсәтте.

-Электр утын аз тотканлыктан, яктылык сибүче диодлы продукция көннән-көн киңрәк кулланыш таба, - диде ул. -Аларны бигрәк тә завод-предприятиеләр теләп ала. Уйлап карагыз: 250 ваттлы гадәти яктырткыч бер сәгатькә 320 ватт электр энергиясен сарыф итсә, диодлы яктырткыч шул вакыт эчендә 60 ватт кына тота. Бу сигез сәгатьлек эш көненә ике киловаттан артык экономия дигән сүз. Акчага күчереп исәпләгәндә, бер яктырткыч көнгә ун сум чамасы акчаны янга калдыра. Шунысы игътибарга лаек: озаграк янган саен ул экономияне күбрәк бирә. Тәүлек буе янып торганда әлеге яктырткычны алуга киткән чыгымнар сигез ай эчендә каплана. Яктылыкны да ул люминесцент лампаларга караганда ун тапкыр күбрәк сибә. Өстәвенә, күзләргә рәхәт: җемелдәми, пульсацияләми. Шуңа күрә якын киләчәктә күпчелек шәһәр һәм районнарның урамнарны диодлы лампалар белән яктыртуга күчәчәге шиксез.

-Мондый яктырткычларның эшләү срогы күпме? Аларны утильләштерү мәсьәләсе ничек каралган?

-Диодлы яктырткычлар 12-17 ел хезмәт итә. Артык игътибар сорамыйлар: плафоннарын ара-тирә юып-сөртеп торырга гына кирәк. Линейкалары сафтан чыгарга мөмкин, анысын алыштырырга була. Махсус утильләштерү таләп ителми, чөнки кремний криссталы нигезендә ясалганлыктан, диодлы яктырткыч газлар бүлеп чыгармый, кеше организмына зарарлы түгел.

-Нинди бәягә, нинди шартларда сатып алырга була мондый яктырткычларны?

-Бәяләре арзан түгел. Әмма, алда әйткәнемчә, алар үзләрен аклый. Бюджет оешмаларына, башта бәянең 30 процентын түләп, калган сумманы экономия хисабыннан каплап бару шарты белән контракт нигезендә сату каралган. Башка төр оешма-предприятиеләргә бәяне тулысынча түләргә туры киләчәк. Сезнең районда мондый яктырткычлар белән кызыксынучылар бар инде. "Чиста шәһәр" җәмгыяте машина-трактор гаражын яктырту өчен алды. Лапаслар, абзарларга, гаилә фермаларына куярга дип алучылар булды. Гомумән, көн-төн ут янып тора торган урыннарга урнаштыру өчен яктылык сибүче диодлы лампалар бик уңайлы.

Белгеч белән Гөлҗофар МИННЕХАНОВА сөйләште

фото: http://www.civic-club.ru/forum/showthread.php?t=18310

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk