Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чуллыда яз бәйрәме

Туембаш авыл җирлегенең Чуллы авылында Нәүрүз - Кыш озату бәйрәме бик күңелле узды. Бу көнне авылның яше-карты бар эшләрен бер читкә куеп, авыл үзәгенә җыелды. Спорт ярышларында катнашып, үз көчләрен сынар өчен Туембаш авылыннан да команда килгән иде. Авылга кайткан кунакларны һәм бу төбәк халкын дәртле көй, матур җырлар каршы...

"Нәүрүз" Кыш бабайны озатудан башланып китте. Кыш бабай бик теләр-теләмәс кенә китсә дә, яз кызы - Нәүрүзбикә аннан дилбегәне бик оста, җиңел кабул итеп алды һәм спорт ярышларына старт бирелде.
Гер күтәрүдә Азат Минһаҗев, таяк тартышуда Фәнил Хаҗиев, мылтыктан атуда Кукмара кызы Алсу Җиһаншина, шашка уенында Илзия Галиева, капчык киеп йөгерүдә хатын-кызлардан Сөембикә Нигъмәтуллина, ир-атлардан Рәмис Нигъмәтҗановларга тиңнәр булмады. Аркан тартышуда Туембаш командасы егетләре өстенлек итте.
Ярышларның иң киеренке һәм мавыктыргыч өлеше, мөгаен, чаңгыда узышу булгандыр. Бу төрдә барлыгы 5 команда катнашты. Түбән сыйныфта укучы малайлар арасында Раяз Нигъмәтуллин беренче килсә, өлкәнрәкләр арасында Айзат Хаҗиев алдынгы булды. Кызлар арасында Гөлия Фазылҗанова, ир-егетләрдән Рөстәм Гыйниятуллин, хатын-кызлардан Гөлнира Гыйниятуллиналар беренчелекне бирмәделәр.
Бәйрәм барышында милли киемнәрдән киенгән кызлар Рәзилә Шакирҗанова, Алинә һәм Әлфия Газизовалар, Гөлназ Әскәрова, Ләйсән Мөхәммәтшиналар җырлары һәм биюләре белән халыкның күңелләрен күтәрделәр. Чуллы авылы егетләре - баянчы Дамир Насыйбуллин, җырчы Госман Гайнуллин, Рафил Хаҗиевларның чыгышларын да авылдашлары алкышларга күмде. Гали Вәлиевның үзе язган шигырьләре белән бәйрәмне алып баруы, Чуллы башлангыч мәктәбе укытучысы Гөлназ Нигъмәтуллинаның да аңа кушылып китүе үзе бер ямь бирде.
Нәүрүз дәвамында беркем дә читтә битараф булмады, берәүләр спорт ярышларында катнашса, икенчеләре аларга көч бирде. Бәйрәм балаларның шат авазларыннан гөрләп торды. Авыл халкы азга гына булса да борчу-мәшәкатьләрен онытып, уйнап, биеп күңел ачты.
Бу көнне өстәлләрдән Люция Хаҗиәхмәтова, Рәшидә Хәсәншиналар әзерләгән коймак, тәмле чәй, пылау өзелмәде.
Нәүрүзне үткәрүдә зур активлык күрсәткән Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гариповка, барлык спорт төрләрендә актив катнашучыларга, хөкемдарларга, авыл халкына әлеге бәйрәмне бүләк иткән "Тойма" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте рәхмәт белдерә.
Авыл халкы арасында спортны пропагандалау, бигрәк тә яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан "Тойма" ширкәте бу җирлектә спорт бәйгеләрен киләчәктә ешрак уздырырга ниятли. Ә бу көнне гомуми нәтиҗәләр буенча күчмә кубок Чуллы авылында калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk