Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм табынына - тутырган куян

Безгә түбәндәгеләр кирәк булачак: 1 куян түшкәсе, тавыкның түш ите, уртача зурлыктагы бер кишер, суган, йомырка, дәфнә яфрагы, сарымсак, тәменчә тоз, борыч, кипкән, төелгән гөмбә, бер чәй калагы горчица, 150 грамм сөт өсте, сыек май. Куян түшкәсен юганнан соң, корытып сөртеп, өске өлешен кисеп, сырлар языйбыз. Алдан әзерләп куелган тоз,...

Безгә түбәндәгеләр кирәк булачак: 1 куян түшкәсе, тавыкның түш ите, уртача зурлыктагы бер кишер, суган, йомырка, дәфнә яфрагы, сарымсак, тәменчә тоз, борыч, кипкән, төелгән гөмбә, бер чәй калагы горчица, 150 грамм сөт өсте, сыек май.

Куян түшкәсен юганнан соң, корытып сөртеп, өске өлешен кисеп, сырлар языйбыз. Алдан әзерләп куелган тоз, төелгән сарымсак, вакланган дәфнә яфрагын эченә-тышына сөртеп чыгабыз. 2-3 сәгатькә (күбрәк булса да ярый) суыткычка куябыз. Бавыр, йөрәген, тавык итен, вак итеп турап, кыздырган кишер белән суганга кушабыз. Шунда ук бер йомырка, 1-2 аш кашыгы сөт өсте, кирәгенчә тоз, кипкән гөмбәләрне салабыз. Түшкәне шушы масса белән тутырабыз, тегеп куябыз. Калган сөт өстенә горчица кушып, сылап чыгабыз. Теләгән кешегә бәрәңге, яшелчәләр дә тутырырга була. 170 градуска кадәр кыздырылган духовкага 1-1,5 сәгатькә куябыз. Бүленеп чыккан согын өстенә сибеп торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk