Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без бурычлы сезнең алда, өлкәннәр

Яңгырлы, салкын октябрь аен ямьләндерергә әле дә ярый өлкәннәр көне бар. Көне җылынмаса да, күңелләр җылына: олы яшьтәге якыннарыбызга көндәлек тормышта без бик үк кулланырга күнекмәгән матур сүзләр, котлаулар әйтелә, кадер-хөрмәт күрсәтелә. Ел буе дәвам итәсе иде мондый күркәм гадәтне! Өлкәннәрне сөендерү бик җиңел: моның өчен ягымлы караш, җылы сүз,...

Яңгырлы, салкын октябрь аен ямьләндерергә әле дә ярый өлкәннәр көне бар. Көне җылынмаса да, күңелләр җылына: олы яшьтәге якыннарыбызга көндәлек тормышта без бик үк кулланырга күнекмәгән матур сүзләр, котлаулар әйтелә, кадер-хөрмәт күрсәтелә. Ел буе дәвам итәсе иде мондый күркәм гадәтне!
Өлкәннәрне сөендерү бик җиңел: моның өчен ягымлы караш, җылы сүз, аз гына игътибар да җитә. Шулай булмаса, өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган чаралар, кечкенә генә бүләкләр өчен дә мең-мең рәхмәт укымаслар иде алар.
-Авыл мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан бик матур очрашу үткәрелде. Мәктәп укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Аннан чәй өстәле артында сөйләшеп, хәл-әхвәл белешеп утырдык. Бик мул итеп табын корылган иде. "Лесной" агрофирмасы ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды. Әлеге көнне шулай күңелле итеп үткәрүгә көч керткән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - дигән хат алдык татар Толлысы авылында яшәүче хәбәрчебез Мансур Хәсәновтан.
Ә Күкшелдә "Картлыкта да күңел яшь" дип исемләнгән кичә үткәрелгән. Биредә дә кунаклар чәй табыны артында сыйланганнар, концерт караганнар, үзләре дә чыгыш ясаганнар. Өлкәннәр ике командага бүленеп, зирәклектә, җитезлектә көч тә сынашканнар. Бу хакта безгә әлеге авылдан Люция Хәлиуллина хәбәр итте.
Мәмәширнең башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Мәүлит абый Гатауллин да телефоннан шалтыратып, шатлыгы белән уртаклашты:
-Яңа мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан очрашу үткәрелде. Өлкән яшьтәгеләрнең барысы да диярлек килгән иде, бик күңелле булды. Яңа клубны да бик ошаттылар, - диде ул.
Камышлы авылында бу бәйрәмне корбан ашы белән үткәргәннәр. Мәҗлестә Рәдиф хәзрәт Коръән аятьләре укыган, Мәгърүфә абыстай районга, авылга муллык-бәрәкәт, ил-көнгә тынычлык сорап дога кылган.
Хәбәрчебез Нәкыйп абый Кәримуллин район Мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап үткәрелгән чаралар - "Гөргери кияүләре" спектакле һәм концерт куелуы турында яза. Зур Сәрдектән дә күңелле хәбәр килеп иреште. Мондый хатлар, хәбәрләр әле ай буе килеп торачак. Сөенечлеләре генә килсен, кайдадыр ветераннарга игътибар җитмәү, әлеге бәйрәмнең онытылуы кебек күңелсез очраклар булмасын иде дип телибез. Аздан гына күңел булган кебек, юктан гына хәтер калырга да мөмкин бит. Юкка гына алар: " Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган чаралар безгә ел буена җитәрлек тәэсирләр бирәләр", - димиләр. Әлеге фикер район күләмендә үткәрелгән чарада да яңгырады. Кафеда "Урал" хуҗалыгы ярдәме белән әзерләнгән мул сыйлы табын артында үтте ул. Ветераннар иң элек "Восток", Вахитов исемендәге хуҗалыкларда булып, тормыш-көнкүрешләре, эшчәнлекләре белән таныштылар. Аннан соң иркенләп ял итәргә, үзара аралашырга җай чыкты. Әле күңелләр һаман яшь икән: үзешчән артистларга кушылып моңаерга, биеп алырга да өлгерделәр.
Район башлыгы Сергей Димитриев, "Урал" һәм Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчеләре Газинур Хәбибрахманов, Нәфыйк Хөсәенов, ветераннар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуров һәм чыгыш ясаган башка ветераннарның теләге бер булды: бу очрашу соңгысы булмасын, өлкәннәр үзләренең кирәкле, кадерле булуларын тоеп яшәсеннәр.

Район тормышында актив катнашулары өчен ветераннар - Римма Әхмәдиева, Касыйм Дәүләтов, Людмила Әхмәтшина, Рәшит Шәйхетдинов, Нина Зәйнуллиналар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk