Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер гаиләдә дүрт шофер

Һәр оешма үз эшенең осталарына таянып көн күрә. Гадәттә, бу кешеләр, "мин" дип күкрәк кагып йөрмичә, көндәлек эшне тыйнаклык белән, намуслары кушканча башкаручылар була. Кукмара поселогының "Керамика" җәмгыятендә (халык аны элеккечә кирпеч заводы дип атый) әнә шундый осталарның берсе дип, Павел Аблаевны атадылар. -Алтын куллы, алыштыргысыз слесарь. Техниканы яхшы белә....

Һәр оешма үз эшенең осталарына таянып көн күрә. Гадәттә, бу кешеләр, "мин" дип күкрәк кагып йөрмичә, көндәлек эшне тыйнаклык белән, намуслары кушканча башкаручылар була.

Кукмара поселогының "Керамика" җәмгыятендә (халык аны элеккечә кирпеч заводы дип атый) әнә шундый осталарның берсе дип, Павел Аблаевны атадылар.

-Алтын куллы, алыштыргысыз слесарь. Техниканы яхшы белә. Аңа ышанып торабыз инде: заводта ни генә ватылса да, шунда җибәрәбез. Бездә станоклар стандартлы түгел, запас частьларын сатуда табып булмый, шунлыктан аларны үзебездә ясарга туры килә. Ни дә булса уйлап тап инде дип, Павелга әйтәбез. Иптәшләре дә аны хөрмәт итәләр, ул төзәткәнне аеруча ошаталар,- диде механик Әнәс Сәләхов.

Павел Аблаев Урта Комар авылыннан килеп эшли икән. Удмурт милләтеннән булса да, татарчаны "су урынына эчә", шуңа күрә татар телендә сөйләштек аның белән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Кукмара автомәктәбендә машина йөртергә өйрәнгән. Армиядә дә бу һөнәре ярап куйган: Германиядә ракета гаскәрләрендә шофер булып хезмәт иткән. Туган авылына әйләнеп кайткач та руль артына утырган. Сөт, бензин ташу машиналарында, кранлы йөк автомобилендә, соңрак җиңел машинада эшләгән.

"Керамика" җәмгыятенә урнашканына инде сигезенче ел киткән.

-Башта шофер булып эшләдем, аннары слесарь хезмәтенә күчтем, - дип сөйли үзе.

-Бу эшне белә идегезме? - дип сорамый түзмәдем.

-Ничек белмәскә? Машиналарны гомер буе үзем ремонтладым бит!,- дип чатнатып җавап бирде ул. Хезмәтен яратуы хакында да әйтте.

Өендә дә барлык ирләр эшен үз куллары белән башкара икән. Димәк, тормыш иптәше Татьянаның бәхете бар: аңа кияүгә чыгып ялгышмаган. Өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның өчесе дә техникумда урта махсус белем алып, әтиләре юлыннан киткән: шофер һөнәрен сайлаганнар. Кечесе Алик Кукмара полиция бүлегендә эшли, бер үк вакытта читтән торып югары белем ала. Андрей белән Алексей Казанда урнашканнар.

-Өч онык үсеп килә, - дип елмайды Павел Аблаев. Куанычы йөзенә чыкты. Бу мактаулы эшче бәхетле бабай да икән әле, димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X