Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас

Узган җомгада А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда "Хәзерге шартларда рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану" дигән темага Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең X республикакүләм педагогик укулары булды.

Күренекле татар мәгърифәтчесе, галим Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү максатында ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, район Башкарма комитеты, мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган әлеге чарада ТР Президент аппараты, Русия Гадел-хөкем академиясе вәкилләре, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, милли мәгариф эшләре өчен җаваплы мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, татар теле һәм әдәбияты, дини культура һәм дөньяви этика нигезләре фәне укытучылары, Удмуртия Республикасы, Киров өлкәсенең татар мәктәпләреннән килгән кунаклар катнашты. Укучыларның иҗади эшләреннән әзерләнгән, мәктәпләрнең уку-укыту эшчәнлекләрен чагылдырган күргәзмәләр, тарихи почмак - мәктәп музее белән танышканнан соң, эш өч төркемгә бүленеп алып барылды. Аларда исә музей педагогикасы, нәсел шәҗәрәсе, ислам динендә әхлак тәрбиясе, татар халык һөнәрләре һ.б. темаларга виртуаль экскурсия, ачык дәрес, мастер-класслар күрсәтелде, "Ата-аналар Университеты программасы" тәкъдим ителде.
Педагогик укуның пленар өлешендә район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, ТР мәгариф һәм фән министрлыгыннан милли бүлек башлыгы Раиф Зиннәтуллин, ТР язучылар берлегеннән Данил Салихов, Россия Ислам урниверситетыннан тәрбия эшләре буенча проректор Ибраһим Шәйхабзалов, ТР мөселман дини идарәсеннән укыту бүлеге мөдире Айдар Кәрибуллин, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, Русия Гадел-хөкем академиясе профессоры, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов һ.б. чыгыш ясады.
Чарада катнашучылар Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын балаларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү максатында барлык мәгариф учреждениеләрендә файдалануның мөһимлеген, мондый төр укуларга киң җәмәгатьчелек вәкилләрен, әти-әниләрне дә җәлеп итәргә кирәклеген ассызыкладылар, республикакүләм иҗади бәйгеләр системасын булдыру, күренекле татар мәгърифәтчесе турында җыентык бастыру, галимнең хезмәтләрен, укыту-тәрбия эшендә файдалану буенча мәкаләләрне татар телендәге "Belem.ru" интернет-белем үзәгенең ресурслар өлешенә урнаштыру хакында да сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk