Җәмгыять

Бакалар концерт куйды

(туганым Фәния сөйләгәннәрдән) Балачак истәлекләрен барлаганда бер кызыклы хәл искә төште. Хәер, ул чакта көлке түгел, кызганыч тоелгандыр. Әни белән әти аерылышкач, без - әни, апам, мин кечкенә генә бер йортка күчеп яши башладык. Яз көннәре иде бу. Элеккеге хуҗалары йорт-җирне карап тормаган, күрәсең: баз юеш, сулы иде. Шунда җыелган...

(туганым Фәния сөйләгәннәрдән)

Балачак истәлекләрен барлаганда бер кызыклы хәл искә төште. Хәер, ул чакта көлке түгел, кызганыч тоелгандыр.

Әни белән әти аерылышкач, без - әни, апам, мин кечкенә генә бер йортка күчеп яши башладык. Яз көннәре иде бу. Элеккеге хуҗалары йорт-җирне карап тормаган, күрәсең: баз юеш, сулы иде. Шунда җыелган гөберле бакаларның "концертлары" бөтен өйгә яңгырап тора. Төнгә таба бигрәк тә "майлары"на чыдаша алмыйлар: өй астыннан чыгып, мич буена тезелешеп утыралар да, төрле тавышлар белән бакырышып-җырлашып утыралар. Иртәнгә кадәр тынмыйча, йокларга ирек бирмиләр. Шул якка таба "очкан" башмаклардан да курыкмыйлар. Үзләрен шушы йортның хуҗалары дип уйлаганнармы яисә безнең күңелләрне ачарга тырышканнармы - белгән юк.

Беркөнне әнкәй түзмәде, барысын чиләккә җыеп салды да, инешкә алып китте. Ә инеш бездән ерак, киң җәйләүне үтеп барасы. Ара бер чакрым гына булмас. Кичке караңгыда ничек курыкмыйча баргандыр әнкәй. И-и, рәхәт булды инде шуннан соң: ике төн буе тынычлап, изелеп йокладык. Тик сөенергә иртәрәк булган: өченче кичтә янәдән бакалар җыры ишетелмәсенме! Яшәгән җирләренә кире кайта белә икән бит алар. Никадәр араны үтеп, адашмыйча кайтып җиткәннәр. Янә мич кырыена тезелеште юньсезләр.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев