Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акция кысаларында уйнатылган печән чапкыч Манзараста яшәүче Әгъләметдиновлар гаиләсенә чыкты

Печән чоры якынлаша, җәмәгать. Быел печәнгә тиенербез инде, мул булырга охшап тора. Күз тимәсен, Тукаебыз әйтмешли, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява бит. Инде укыган-ишеткәнсездер: 4 майдан 23 майга кадәр газетабызга язылучылар арасында чираттагы акцияне игълан иткән идек. Җәйге чорда печән чапкыч - треммердан да кулай әйбер булмас...

Печән чоры якынлаша, җәмәгать. Быел печәнгә тиенербез инде, мул булырга охшап тора. Күз тимәсен, Тукаебыз әйтмешли, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява бит.

Инде укыган-ишеткәнсездер: 4 майдан 23 майга кадәр газетабызга язылучылар арасында чираттагы акцияне игълан иткән идек. Җәйге чорда печән чапкыч - треммердан да кулай әйбер булмас дип, газета укучылар өчен бензин белән эшләүче әлеге инструментны уйнатырга булдык. Акциянең иганәчесе - шәхси эшмәкәр Альфред Димитриев та безнең тәкъдимгә бик теләп кушылды.

"И-и, барыбер безгә чыкмый инде ул приз, гел бер төбәктә яшәүчеләргә туры килә", - дигән сүзләрне акция үткәргән саен ишетсәк тә, кулыбызны йөрәгебезгә куеп әйтәбез - сезнең алда бер гөнаһыбыз да юк, газета укучыларыбыз. Приз оту - бәхет эше, диләр бит. Аны уйнатканда да без акцияләрнең иганәчеләрен яки газетага реклама бирергә килүчеләрне җәлеп итәбез.

Бу юлы "ятьмә"гә реклама бирүче, "Кояшкай " приютында социаль педагог булып эшләгән Роза Галимова эләкте. Ул саннар язылган кәгазьләр салынган тартмадан җиңел кулы белән 52нче номерны тартып чыгарды. Бу сан белән акциядә катнашучылар исемлегенә Кукмараның Әмирхан урамы, 15нче йортта яшәүче Гөлнур Әгъләметдинова теркәлгән иде.

-Юктыр, булмас-булмас. Безгә түгелдер ул, ялгыштыр, бәхетебезне сынап карасак та, беркайчан да приз отканыбыз булмады безнең, - дип каршы алды Гөлнур ханымның улы Рамил. Гөлнур Әгъләметдинова үзе Кукмара 3нче урта мәктәбендә тарих фәне укыта икән, без аларга приз тапшырырга барганда мәктәп стадионында укучылар белән үткәрелә торган чарада иде ул. Рамил тиз генә әнисен барып алды.

-Шуның кадәр көтелмәгән хәл булды бу, приз бүләк буларак түгел, ә нәкъ менә яраткан газетам "Хезмәт даны"ныкы булганга кадерле һәм күңелле, - диде Гөлнур ханым. - Газетада кирәкле бөтен мәгълүмат, район яңалыклары бирелә. Без аны гаиләбез белән көтеп алабыз, һәр җөмләсенә кадәр укыйбыз. Сезгә дә, акцияне үткәрергә ярдәм иткән эшмәкәргә дә зур рәхмәт.

Әгъләметдиновларның сөенгәннәренә карап, без дә сөендек. Газета укучыбызның хезмәтебез турында әйткән сүзләре йөрәккә сары май булып ятты, без дә үз чиратыбызда аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев