Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2015 елда районда булган вакыйгалар

Гыйнвар Лельвиж авылында яңа төзелгән чиркәү файдалануга тапшырылды Июнь Яңартылган Ленин бакчасын ачу тантанасы булды Туембаш авылы мәчете сафка басты "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тоз белән дәвалау бүлмәсе эшли башлады Күкшел авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды Лубянда "Авария хәлендәге торакны бетерү"программасы нигезендә төзелгән ике фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды...

Гыйнвар

Лельвиж авылында яңа төзелгән чиркәү файдалануга тапшырылды

Июнь

Яңартылган Ленин бакчасын ачу тантанасы булды

Туембаш авылы мәчете сафка басты

"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тоз белән дәвалау бүлмәсе эшли башлады

Күкшел авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Лубянда "Авария хәлендәге торакны бетерү"программасы нигезендә төзелгән ике фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды

Чишмәбаш авылында ветеринария пункты ачылды

Июль

Поселокның Мирсәй Әмир урамында дәүләт программасы нигезендә төзелгән 3 фатирлы йорт куллануга тапшырылды

Август

Поселокның Гафиятуллин урамында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басты

Туеш бистәсендә "Фатыйма" сәламәтләндерү үзәге ачылды

Үзәк дәваханәнең терапия корпусында ремонт үткәрелеп, 1 катта балалар поликлиникасы ачылды

Сентябрь

Туембаш авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасын ачу тантанасы булды

Ташлы Елга авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 40 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

Кукмарага легендар совет хоккейчысы Владислав Третьяк килде

Поселокның 4нче мәктәп янындагы ял һәм мәдәният паркын ачу булды

Районыбызның һәм "Хезмәт даны" газетасының 85еллык истәлекле даталары билгеләп үтелде

Республика Президентын сайладык. Бертавыштан диярлек сайланып, бу җаваплы урында янә Рөстәм Миңнеханов калды

Октябрь

Капиталь ремонттан соң бала тудыру йорты файдалануга тапшырылды

Ноябрь

Чуллы авылында өйләргә су кертү төгәлләнде

Декабрь

"АК БАРС" иминият компаниясенең Кукмарадагы филиалы яңа бинага күчте

Ел дәвамында

Кукмарада җәяүлеләр юлына 3 миллион 720 мең сумлык брусчатка җәелде

Көзен Кукмараның тимер юл вокзалыннан янгын сүндерү частена кадәр 1700 метр арада канализация торбалары алыштырылды.

Нырты, Лубян, Туембаш авыл җирлекләрендә, Кукмара 1нче гимназиясендә универсаль спорт мәйданчыклары сафка басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk