Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Тукталыш ясаганчы - уйла!

-Автомобилемне район үзәк дәваханәсе янында калдырып киткән идем, кире әйләнеп чыгуыма машинадан җилләр искән. Соңыннан билгеле булганча, тиешле урында туктамаган өчен эвакуатор белән штраф тукталышына алып киткәннәр икән. Кире алганда шактый акча чыгарырга туры килде, - дип зарланган иде бер танышыбыз. РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.19 маддәсе, 2 бүлеге...

-Автомобилемне район үзәк дәваханәсе янында калдырып киткән идем, кире әйләнеп чыгуыма машинадан җилләр искән. Соңыннан билгеле булганча, тиешле урында туктамаган өчен эвакуатор белән штраф тукталышына алып киткәннәр икән. Кире алганда шактый акча чыгарырга туры килде, - дип зарланган иде бер танышыбыз.
РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.19 маддәсе, 2 бүлеге буенча инвалидлар өчен билгеләнгән махсус тукталышта автомобильләрен куючыларга 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф салына. Эвакуатор алып киткән очракта штрафны гына түгел, әлеге хезмәт һәм штраф тукталышында торган вакыт өчен дә түләргә кирәк була. Бу хакта ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов та билгеләп үтте:
-Инвалидлар тукталышына автомобилен калдырып китүчеләргә закон таләбе катгый, - ди ул. - Шуның өчен машина белән туктар алдыннан иң элек күрсәтелгән юл билгесенә игътибар итү сорала. Ә инде мөмкинлекләре чикләнгәннәр, беренче һәм икенче төркем инвалидлар яисә аларны йөртүчеләрнең транспортына сары җирлеккә кара төстәге 8.17нче юл билгесе (рәсемдә) төшерелгән квадрат формасындагы "Инвалид" билгесе куелырга тиеш. Әлеге билге булган очракта гына автомобиль инвалидныкы дип исәпләнә. "Инвалид" билгесен кибетләрдән сатып алып, транспортның алгы һәм арткы тәрәзәсенә ябыштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk