Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
31 октябрьдә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Кукмара-Нократ Аланы автомобиль юлының 1нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 9 очрагы ачыкланды. Алар арасында 3се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 2се — ОСАГО иминият полисына язылмаган килеш хәрәкәт итү, 1се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт белән идарә итү, 1се — баланы махсус тотып торучы җайланмасыз йөртү, 1се — җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу, 1се — төп юл буйлап хәрәкәт итүче автомобильгә юл бирмәү.
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев