Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы ачыкланган

Дәүләт автоинспекторлары исерек килеш руль артына утырган шоферны тоткарлаган.

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итәләр.

«21 гыйнвар көнне Кукмара шәһәренең Ленин урамында транспорт чаралары йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерүе булып узды. Барлыгы ике сәгать эчендә 11 хокук бозу очрагы теркәлде», - дип сөйләделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Алар арасында дәүләт номерлары булмаган транспорт чарасы белән идарә итү (2), куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу (1), төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә итү (1), документсыз транспорт чарасы белән идарә итү (1), җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозу (1), ГОСТ таләпләренә туры килмәгән ут приборлары белән идарә итү (1), тышкы яктылык приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу (1), ОСАГОсыз транспорт чарасы белән идарә итү (1), транспорт чарасын туктату турында таләпне үтәмәү (1), исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү (1).

Фото: район ЮХИДИ хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk