Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 12 очрагы ачыкланган.
10 октябрьдә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Чернышевский урамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 12 очрагы ачыкланды. Алар арасында 7се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт белән идарә итү, 3се — куркынычсызлык каешын куллану, 1се — җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев