Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада Полиция Кыш Бабае һәм яшь инспекторлары  юл хәрәкәтендә катнашучыларны Яңа ел белән котладылар

Районда юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган акция дәвам итә.

Кукмарада Полиция Кыш Бабае һәм Манзарас мәктәбенең яшь инспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны Яңа ел белән котладылар. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә. 

Манзарас урта мәктәбенең яшь инспекторлар отряды «Полиция Кыш Бабае» дигән Яңа ел акциясен катнашты. Автоинспекторлар белән бергә мәктәп укучылары машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котладылар.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары өлкәннәргә бәйрәм көннәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска кирәклеген искәрттеләр. Автомобиль йөртүчеләрне руль артында игътибарлы булырга һәм якыннары турында истә тотарга чакырдылар.

Акциядә катнашучыга истәлек һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

фото: ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X