Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада ике чит ил машинасы кара-каршы бәрелешкән

Юл һәлакәте Садовая урамында була.

Кукмарада ике чит ил машинасы кара-каршы бәрелешкән. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«10 ноябрь көнне 7.50 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Садовая урамында “Хендэ” автомобиле йөртүчесе, куркынычсыз тизлек сайламау һәм юл шартларын исәпкә алмау нәтиҗәсендә, каршы яктан килүче “Рено” автомобиле белән бәрелешкән», – диделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Һава шартлары начар булу сәбәпле, ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләргә дистанцияне һәм тизлек режимын сакларга киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X