Авария бүген иртән Октябрь урамында була.
Кукмарада җиңел машина түбәсе белән капланган. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Юл һәлакәте 15 март көнне 6.10 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Октябрь урамында була. «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе юл, һава шартларын исәпкә алмау нәтиҗәсендә идарәне югалта һәм машина түбәсе белән каплана.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.
Фото: шаһитләр
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев