Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада авария урыныннан качкан автомобильләрне эзлиләр

23 октябрьдә төнге сәгать уникеләр тирәсендә Кукмара-Сәрдекбаш юлында юл-транспорт һәлакәте булды. Чит ил автомобиле тугызлы "ВАЗ" машинасы белән бәрелешә, икенчесе һәлакәт урыныннан кача. Зыян күрүчеләр юк. Агымдагы елның 19 октябрендә кичке сәгать сигезләр тирәсендә дә поселокның Нур Баян урамында бер җәяүлене бәрдергән автомобиль качкан иде. Юл фаҗигасендә 47 яшьлек ханым...

23 октябрьдә төнге сәгать уникеләр тирәсендә Кукмара-Сәрдекбаш юлында юл-транспорт һәлакәте булды. Чит ил автомобиле тугызлы "ВАЗ" машинасы белән бәрелешә, икенчесе һәлакәт урыныннан кача. Зыян күрүчеләр юк.

Агымдагы елның 19 октябрендә кичке сәгать сигезләр тирәсендә дә поселокның Нур Баян урамында бер җәяүлене бәрдергән автомобиль качкан иде. Юл фаҗигасендә 47 яшьлек ханым төрле тән җәрәхәтләре алды.

Бүгенге көндә ике автомобильне дә эзләү бара. Бәлки, әлеге аварияләрне күрүчеләр булгандыр. Әгәр ниди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, кичекмәстән 2-65-31 телефоны аша ЮХИДИгә, 02, 2-70-80 номерлары белән Россия Эчке эшләр минситрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частенә хәбәр итсәгез иде. Гаепле кешеләр үз җәзаларын алырга тиеш.

фото: http://www.magcity74.ru/news/2226

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk