Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада 3 исерек шофер тоткарланган

Бер шоферның икенче тапкыр исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

Үткән ялларда район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 3 исерек машина йөртүчене тоткарланган. Бер шоферның икенче тапкыр исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган.

23 сентябрь көнне 12.20 сәгатьләр тирәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре документларын тикшерү өчен ВАЗ-2112 машинасын туктата. Машина шоферы 42 яшьлек Кукмаралы булып чыккан һәм аның исерек хәлдә булуы күренгән. Документларын мәгълүматлар базасыннан тикшергәндә әлеге ирнең административ җаваплылыкка тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәнлеге ачыкланган. Хәзерге көндә әлеге иргә карата җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Россия Җинаятьләр кодексы нигезендә мондый гамәл өчен ике елга кадәр - иректән һәм өч елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

фото: архив/районное ОГИБДД

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев