Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында мәктәп микроавтобусы йөртүчесе юл билгесен игътибарга алмыйча, җиңел машина белән бәрелешә

Авария Өлге–совхоз "Нырты" автомобиль юлында була.

Кукмара районында мәктәп микроавтобусы йөртүчесе юл билгесен игътибарга алмыйча, җиңел машина белән бәрелешә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

26 ноябрь көнне 14.10 сәгатьтә Кукмара районының "Өлге-совхоз "Нырты" автомобиль юлының 10 чакрым+500 метрында авария була. Мәктәп микроавтобусының 65 яшьлек шоферы, икенчел дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт иткәндә, "Юл бир" юл билгесе таләбен үтәми һәм 58 яшьлек машина йөртүче идарә иткән "14"ле белән бәрелешә.

Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина юл читенә төшеп китә.

Бәхеткә, бу вакытта автобуста балалар булмый. Җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм пассажирын Кукмара үзәк дәваханәсенә китереп, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өйләренә озаттылар.

Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X