2021 елда Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

2021 елда Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән

33 кеше тән җәрәхәтләре алган.

2021 елда Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

«2021 елда район территориясендә 27 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 33 кеше тән җәрәхәтләре алган», - дип сөйләделәр район бүлегендә.

Исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан 183 машина йөртүче тоткарланган.

2021 елның 12 аенда 18 яшькә кадәрге балалар катнашында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 7 кеше зыян күргән.

Фото: 117 янгын-сүндерү коткару часте

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев