Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Тимәгез киек казларга!

Кошларның рәнҗеше үзегезгә, балаларыгызга, оныкларыгызга төшәр дип ничек курыкмыйсыз?! Ни өчен сезнең явызлыкларга балаларыгыз җавап бирергә тиеш?!

Әй кешеләр, нигә шулкадәр рәхимсез сез?! Тимәгез кыр казларына, алар бит дөньяны матурлап, җәй җиткәнен хәбәр итеп, бу якларны сагынып кайталар. Аларның шатлыклы каңгылдашулары да: “Исән-сау тордыгызмы?” – дип, сәлам биргәндәй яңгырый бит. Ничек шуларны ишетмисез, аңламыйсыз? Бәбкә чыгару өчен ераклардан арып-алҗып кайткан шул кошларны атарга ничек кулларыгыз күтәрелә?! Мылтык тавышыннан куркып, иптәшләрен югалткан кошкайларның үзәк өзгеч тавышлары көннәр буе колагымда яңгырап тора. Шушы хәлләрне күреп, күз яшьләрен тыя торган түгел. Безне бит кечкенәдән кыр казларын санамагыз, аларга күз тиеп, парларын югалталар, дип өйрәтеп үстерделәр. Кошларның рәнҗеше үзегезгә, балаларыгызга, оныкларыгызга төшәр дип ничек курыкмыйсыз?! Ни өчен сезнең явызлыкларга балаларыгыз җавап бирергә тиеш?! Ялгыз кыр казының үзәкләрегезне өзеп каңгылдап елаган тавышы көннәрегездә генә түгел, төннәрегездә дә төшләрегезгә кереп озак йөдәтер әле.

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш авылы

фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk