Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кемгә ачыйм күңелемне: Без аны көтеп алабыз

"Ишектән керүгә, өебез яктырып китә, кызыбыз килгән кебек тоела"

Без олы яшьтә инде. Күршеләрнең киңәше белән социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә шалтыратып, безгә караучы җибәрүләрен сорадык. Икенче көнне үк Сәрия Зиннәтованы билгеләделәр. Ул эшчәнлеге, йомшаклыгы, тәмле теллелеге белән әсир итте. Ишектән керүгә, өебез яктырып китә, кызыбыз килгән кебек тоела. Нәрсә кушсаң, шуны алып кайта, өйдәге бар эшне дә белә, үзенә йөкләнмәгәннәрен дә башкара. Аның безгә кермәгән бер генә көне дә юк. Хәтта ял көннәрендә дә килеп, күзгә дару салып китә. Әле беркөнне ире Фаил белән үз машиналарында кибеткә алып бардылар. Киеп карап, сайлап, өстемә бик матур куртка сатып алырга булыштылар, аннан алып кайтып куйдылар. Хәзерге заманда бик сирәкләрнең генә баласы картлар көен көйләп йөри бит. Шундый шәфкатьле, ярдәмчел булулары өчен аларга ихтирамыбызны белдерәбез. 

Лиза һәм Демьян ФЕДОРОВлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk