Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Григорий Захаров: «Безнең заманда шоферлар бер-берсенә игътибарлы һәм ихтирамлы иде»

Суд, дәваханә юлын таптаганчы, юл кагыйдәләрен үтәп, барыгыз да исән-сау йөрсәгез иде, ди ул.

Мин 1987 елдан алып бүгенге көнгә кадәр руль артында. Юл кагыйдәләрен бозмыйча, куелган билгеләргә карап, тизлекне арттырмыйча йөрергә тырышам. Шуңа да инспекторларның миңа беркетмә төзегәннәрен хәтерләмим. Безнең заманда шоферлар бер-берсенә игътибарлы һәм ихтирамлы иде. Юлда туктап калганнарга ничек булса да булышырга тырыштылар, беркайчан ташлап китмәделәр. Хәзерге вакытта бу яхшы гадәтләр онытылып килә дисәм дә, ялгышмам. Тиешле урында юл бирмәү, тизлекне арттыру нәтиҗәсендә, күпме юл һәлакәтләре була да инде. Кемнеңдер ялгышыннан гаепсез кешеләр гарип кала, бу якты дөньядан китә. Шоферлар гына түгел, юлны аркылы чыгучылар да игътибарлырак булсын иде. Ир-атлар ян-якларына карап, машиналарны уздырып җибәреп, кызу-кызу атларга тырышсалар, хатын-кызлар исә үз дәрәҗәләрен белеп, кырыйга борылмыйча, килеп җиткән машина каршына керәләр дә акрын гына чыгалар. Кайбер очракта балаларын җитәкләгән килеш телефоннан сөйләшергә дә өлгерә әле.

Суд, дәваханә юлын таптаганчы, юл кагыйдәләрен үтәп, барыгыз да исән-сау йөрсәгез иде. Ходай сакланганны саклармын, дигән бит.

Григорий ЗАХАРОВ, Кукмара

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X