Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

Аракы-сыра эчеп, авырлыкны җиңеп булмый

"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәрдаим төрле чаралар оештырылып килә. Аларның барысын да халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә чарада катнашучыларны битараф калдырмагандыр. Хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда, дип яза бит шагыйрь дә. Чыннан да, әни булу бик...

"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәрдаим төрле чаралар оештырылып килә. Аларның барысын да халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә чарада катнашучыларны битараф калдырмагандыр.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда, дип яза бит шагыйрь дә. Чыннан да, әни булу бик зур бәхет бит ул. Әмма кайберәүләр аның нинди зур байлык икәнен аңламыйлар. Әнә, бер яшь тә тугыз айлык баланың ачтан үлүе турында хәбәр иттеләр яңалыклар программасында. Тәннәр эсселе-суыклы булып китте. Җәмгыяттә моннан да күңелсез, йөрәккә тия торган нәрсә булырга мөмкин икән?!

-Кыек юлга кереп китәргә бер ялгыш адым җитә. Ә кешене шул упкыннан йолып калыр өчен бик күпләрнең булышуы кирәк. Тик шунысы да бар - алар бу ярдәмне кабул итәргә әзерме? - диде районның опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева. -Без балаларның тулы канлы гаиләдә тәрбияләнүе яклы. Сабыйларны ана назыннан, туган йортыннан аерып алу бер дә җиңел түгел. Шуңа күрә башта сөйләшүләр алып барабыз, тормыш рәвешен үзгәртергә алты ай вакыт бирелә. Шул вакыт аралыгында әти-әни төзәлү юлына басарга тиеш.

Тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы ата-ананың күңеленә барып җитү өчен опека һәм попечительлек үзәге, балалар һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләренә бергәләп көч куярга туры килә. Шулай ук моңа прокуратура, дин әһелләре, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләрнең туганнары, якыннары җәлеп ителә. Кемдер үгет-нәсыйхәткә колак салса, икенчеләргә каты итеп кисәтү йогынты ясарга мөмкин бит.

-Үзеңнең тормышыңны үзең кабатланмас сәнгатьәсәренә тиң ит, диләр бит. Кечкенә, гади генә булса да, өебезнең уңайлы булуы үзебездән тора. Әнә бит, яз килә, кошлар да оя корып, балалар чыгара. Гади генә әйберләргә сөенә белергә кирәк, - диде Сергий атакай Елисеев. Билгеле, бер кешенең дә кемне дә булса өйрәтергә хакы юк, әмма тормыш күргән кешеләрнең сүзләренә колак салудан беребезгә дә зыяны булмас. Гыйбрәтле язмышлар эзләп ерак барасы юк, алар янәшәбездә яши, әмма беркем дә ачы күз яшьләрен күрсәтеп еламый.

-Авыр тормышта яшәдем. Хәмер эчеп, бөтен вырлыкны басарга тырыштым. Аналык хокукыннан мәхрүм иттеләр. Балаларымны алгач, бөтенләй башымны югалттым, эштән кудылар. Бөтен кешене күралмас дәрәҗәгә җиттем, барысы да дошман иде, авырлыкларда үземне түгел, башка кешеләрне гаепләдем. Бу сазлыктан үзем генә чыга алмавымны аңлап, тернәкләндерү үзәгенең бусагасын атлап керергә батырчылык иттем. Иң зур теләгем - балаларымны кайтару иде. Ходайга рәхмәт, минем барысы да уңай хәл ителде: газизләрем минем белән, эшкә дә урнаштым. Бер яктан караганда, ярый әле Ходай шундый сынаулар биргән димен, чөнки дин юлына килдем, тормышның мәгънәсенә яхшырак төшендем. Шуны аңларга кирәк - балалар әти-әниләрнең ялгыш юлда йөрүләрен бик авыр кичерәләр, үзеңнең борчуларыңны балалардан өстен куярга ярамый. Алар - безнең таяныч, олыгайган көнебездә терәк булачаклар, - диде бер ханым. Икенче бер әни дә бу ханымның сүзләренә кушылды:

-Балалар йортыннан сабыйларымны кайтаргандагы кичерешләремне әле һаман да тыныч кына кабул итә алмыйм. Тагын бер ялгыш адым ясасам, мин сабыйларымны югалта идем бит, - диде ул дулкынланып. Ул сөйләгәндә тамакка төер утырды, әти-әни игътибары җитмәгән, моңсу күзле сабыйларны жәлләп куйдым.

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdDFUTWI5bkgxREtod0FGWWgybnE5OEhWSFJxMXhNSzhnTUswSE9FUm1SUk9ZaGRIXzV2cXRwd1NwWVFxT3FoRWhzTGRoYlVrMXd1MTljcDlXaU1BNzJKbk1mZ0VVci1rYXlfZy1TS2RmS3VHLWtyclpGcW9qT0xSMEJibkNlTzVWcnJ1M0tESG9NdkFTUVNEZUdmczRoeVVXUWttdTBjTEphZ05vaVU4dzJP&b64e=2&sign=7eee99be16659da476086af2c043d2fd&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk