Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда 100 яшьтән узган 300дән артык кеше яши

Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда озын гомерле кешеләр саны арткан.

Татарстанда 100 яшьтән узган 316 кеше яши. Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Биектау районына сәфәре барышында журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Сәфәр кысаларында министр Өлә авылында яшәүче, шушы көннәрдә 102 яшен тутырган Сәгадәтбану Җиһаншинаның хәлен белде.

«Бүген дөньяда да, Россия Федерациясендә дә, Татарстан Республикасында да вазгыять шундый – эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәкләр саны артканнан-арта бара. Республикада алар 25-27 меңгә җитә», - дип белдерде Зарипова.

Министр сүзләренчә, узган елда Татарстанда 100 яшьтән узган 273 кеше яшәгән.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эльмира зарипова

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X