Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Маяковский урамында яшәүче: Башланган эш ахырынача төгәлләнсен иде

Редакциягә шәһәрнең Маяковский урамында яшәүче Мәлик Әгъләмов килде һәм үзенең зарларын бәян итте.

«Үзара салым акчасына кайдадыр бик күп эшләнә, ә кайсыбер урамнарга аның тамчысы гына эләгә бит. Безнең Маяковский урамына 2018 елда асфальт җәя башлаганнар иде, әмма ул төгәлләнмәде: юлның 300 метр тирәсе шул килеш калды. Титов урамында да 100 метр тирәсе юл чокыр-чакырлы. Казанцев һәм Грибоедов урамнарында да шул хәл. Аннары Маяковский урамында күпкатлы йорт янындагы чүп контейнеры тирәсенә бераз гына вак таш җәелде, ул юлга кадәр җитмәде. Нәтиҗәдә бар пычрак асфальт юлга чыга. Агач ут баганалары да кайчан алыштырылыр икән? Шулай ук Ибраһимов урамының 16а (1) йорт янындагы ут баганасында да лампочка янмый. Гомумән, урам утларына игътибар бирелми диярлек, лампочкаларны юньләп алыштыручы юк», - дип ачына ул.

Мәлик абый белән бергәләп, ул әйткән урамнарда булып кайттык. Юл төзекләндерү эшләре, чыннан да, башланган һәм... туктап калган. Машина белән Маяковский урамындагы билгеле бер участокка кадәр асфальт юлдан рәхәтләнеп изрәп барасың. Ә инде Титов урамы белән тоташкан җиренә якынлашканда йокың ачылып китә. Анда чокыр-чакырларны җайлап кына узу өчен, бик яхшы, саллы тәҗрибәле шофер булуың сорала. Югары тизлектә барсаң, машинаңның шөрепләре, запас частьлары коелуы бар, яисә бөтенләй туктап калуың ихтимал. Сүз уңаеннан: Казанцев, Грибоедов урамнарында да юллар мактанырлык түгел.

Маяковский урамындагы күпкатлы 19нчы йорт янындагы чүп контейнерын да карап уздык. Аны бу җәйдә урнаштырганнар, контейнер янына аз гына вак таш та салынган. Әмма ул асфальт юлга кадәр барып җитми. Көнкүреш калдыкларын алырга дип контейнер янына килүче һәм башка машиналар яңгырлы көннәрдә, язгы-көзге пычраклар вакытында ул тирәдә чокырлы урыннар ясаганнар. Асфальт юлга да шактый пычрак ияреп чыгуына шик юк.

Мәлик абый Титов һәм Маяковский урамнарындагы агач ут баганаларын да күрсәтте. Ике урамга 12ләп багана бардыр. Мөгаен, алыштырырга вакыты җитмәгәндер әле...

Мәлик Әгъләмовның сорауларын шәһәр башкарма комитетына юллаган идек. Комитет җитәкчесе Райнур Нотфуллинан түбәндәге җаваплар алынды:

Чыннан да, Маяковский һәм Титов урамнарында юл төзекләндерү эшләре берничә этапта алып барылды. Бу финанслау чикле булганлыктан, шулай оештырылды. Урам юлларының калган өлешен төзекләндерү алдагы елларның эш планына кертелде. Бу эшләр юлларны төзекләндерү буенча республика программасы нигезендә башкарыла.
Маяковский урамындагы 19нчы һәм шулай ук шәһәребезнең тагын берничә күпкатлы йортлары янындагы көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыклары тирәсендә юл төзү эшләре әлегә төгәлләнмәде. Бу ишегалларын төзекләндерү буенча яңа программа килеп керү белән бәйле булды, һәм безнең узган ел 2020 елда башкарырга дип планлаштырылган эшләр тормышка ашмый калды. Без аларны икенче программага кертеп, алдагы елның планына куйдык.
Казанцев, Грибоедов урамнары – юлларга төзекләндерү эшләре башкару таләп итүче урамнар исемлегендә. Алдагы елларга эш планнарын төзегәндә, аларны кертү мәсьәләсе каралачак.
Ибраһимов урамының 16а (1) йорт янындагы ут баганасында лампочка янмый, дигән хәбәр урам утлары өчен җаваплы оешмага җиткерелде. Алар бу эшне башкардылар.

Ут баганаларын алыштыру белән бәйле сорауга «Челтәр компаниясе» җәмгыяте «Алабуга электр челтәрләре» филиалының Кукмара районы электр челтәре җитәкчесе Рөстәм Хамматов болай дип җавап бирде:

Шәһәрнең Титов һәм Маяковский урамнары буенча узучы электрүткәргеч һава линияләре 1990 елда ясалган. Әлеге урамнардагы җитешсезлекләре булган ут баганаларын алыштыру 2020 елның ноябрендә башланды. 2021 елның май-июль айларында техник тәэмин итү (терәк баганаларны алыштыру) планына кертү өчен заявка бирү планлаштырыла.

 


Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X