Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Котыру чирен булдырмас өчен районда нинди чаралар башкарыла?

Сорауга район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе җавап бирде

Авылларда төлкеләр күбәеп китте. Алар кош-кортларга гына тиеп калмый, куркыныч авыру таратырга да мөмкин бит. Әледән-әле котыру чире турында да ишетелеп тора. Бу уңайдан районда нинди саклану чаралары үткәрелә икән?

Газета укучы

Сорауга район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат КӘРИМУЛЛИН җавап бирде:

- Яз, көз айларында төлкеләр, кыргый этләр авыл яннарын аеруча үз итә.  Балалаганнан соң азык эзләп килергә, шунда ук буш торган йорт-кураларга кереп ояларга да мөмкиннәр.

Котыру авыруына каршы районда зур профилактик чаралар үткәрелә. Шәхси секторда, районыбыз хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләргә, атларга, этләргә, песиләргә вакцина ясала. Быел бөтен район территориясе буенча төлкеләргә 40 мең доза алдавыч дару куелды.
Кайбер кешеләр, эт-мәчеләре балалагач, аларны ферма яннарында, ташландык урыннарда калдырып китәләр. Киләчәктә бу хайваннар котыру авыруы килеп чыгуга сәбәпче булырга һәм кешеләрнең сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә йорт хайваннарын стерильләштерергә кирәк.

Авыл халкына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: хуҗасыз йортларга игътибарлырак булсагыз иде. Йорт яны территориясендә мал суярга ярамаганлыгын да искәртергә кирәк, чөнки терлек калдыклары кыргый хайваннарны үзенә тарта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X