Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмарадан Газинур Гаязетдинов: Кайбер кешеләрдәге  ваемсызлыкка таң калырсың

Каен миллеге җыябыз, дип, биш-алты төп 10-12 сантиметр юанлыктагы яшь агачларны төпләреннән үк балта белән чабып, ботарлап бетергәннәр.

Күптән түгел Зур Кукмара авылыннан ерак булмаган “Кырмыскалык” дип йөртелүче җиргә җиләккә барган идем. Кайбер кешеләрдәге  ваемсызлыкка таң калырсың.  Каен миллеге җыябыз, дип, биш-алты төп 10-12 сантиметр юанлыктагы яшь агачларны төпләреннән үк балта белән чабып, ботарлап бетергәннәр. Болай явызларча кыланмыйча, җитлеккәнрәк каеннарның ботакларын гына да алырга була бит?!
Сүз уңаеннан әйтеп китим: урман-кырларга чыксаң, кая карама машиналар белән алып килеп ташланган чүп-чар өеме күренә. Бу начар гадәттән дә арынасы, табигатькә сак карауга өйрәнәсе иде. 
Газинур ГАЯЗЕТДИНОВ, Зур Кукмара

фото: instagram.com/gu1nara7
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев