Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Йөк машинасы автобус тукталышында 12 яшьлек кызны таптаткан

Социаль челтәрләрдә фаҗига урыныннан видеоязма чыкты.

Уфа янында «КАМАЗ» автобус тукталышында 12 яшьлек кызны таптаткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Фаҗигале юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Михайловка бистәсендә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөк машинасының тормозы эшләмәгән һәм ул тукталышта торган баланы таптаткан. Аннары йөк машинасы «Лада»га бәрелгән.

Һәлакәт аркасында 12 яшьлек кыз бала урында ук үлгән. Йөк машинасы йөртүчесе төрле имгәнүләр алган һәм хастаханәгә озатылган.

Һәлакәт шаһитлары социаль челтәрләрдә урнаштырган видеоязмада йөк машинасының зур тизлектә автобус тукталышына бәреп керүе һәм баланы этеп алып китүе күренә. 

 

Татар-информ

фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X