Янил укучылары 20 сыерчык оясы ясаган
Соңгы яңалыклар

Янил укучылары 20 сыерчык оясы ясаган

Бу оялар төрле-төрле формада һәм үлчәмдә, иң мөһиме – сыерчыкларга анда уңайлы булачак.

Янил мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар  җитәкчелегендә укучылар көче белән 20 сыерчык оясы ясалды. Бу оялар төрле-төрле формада һәм үлчәмдә, иң мөһиме – сыерчыкларга анда уңайлы булачак. Әлеге акциядә катнашу балаларда тереклекне ярату, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә. Кошлар, үз чиратында,  әйләнә-тирәдәге корткыч бөҗәкләрне юк итә, сайраулары һәм үзләренең матурлыклары белән сөендерә, дип хәбәр итте Чулпан Кәримуллина.


Нет комментариев