Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Узган төндә Кукмара районында янгын чыга

Кичә Синерь авылында янгын була.

Узган төндә янгын сүндерүчеләр Кукмара районы авылында чыккан янгынны сүндергәннәр. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

5 июль көнне 23.28 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районы, Синерь авылының Садовая урамында урнашкан мунчаның чормасында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр утның мунча эченә һәм агач торак йортка таралуын туктата.

Янгын нәтиҗәсендә 40 квадрат метр мәйданда мунчаның түбәсенә зыян килә.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев