Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үткән ел Пычак җирлегендә дәүләт программалары буенча күп эшләр башкарылган

Пычак авыл җирлегендә халык җыеннары уза.

Пычак авыл җирлегендә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үткәрелде. Шул уңайдан район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге төркем җирлеккә керүче Әсән-Елга авылында булып кайтты.

«Җирлектә бүгенге көндә 279 хуҗалык исәпләнә, даими яшәүчеләр саны - 768 кеше. 2020 елда 6 бала дөньяга килгән, 16 кеше вафат булган. Халык саны читтән кайтучылар исәбенә арта», - дип таныштырды Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нафиков.

Җирлеккә керүче Пычак, Арпаяз, Әсән-Елга авылларында тырыш, булдыклы халык яши. Барлыгы 16 шәхси эшмәкәр, 5 фермер хуҗалыгы эшләп килә.

Пычаклылар республика, федераль программаларда да актив катнашалар. Габделфәт Нафиковның сүзләренә караганда, үзара салым акчалары авылларга юл билгеләре урнаштыру, зират коймаларын тоту, су трассасын алыштыру, янгын гидранты кую, шланг, светодиод лампочкалар сатып алу, территорияне кардан чистарту өчен файдаланылган.

«Узган ел “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы буенча ике грант оттык. Аның берсе Әсән-Елгада мәдәният йорты каршысына Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерү, ял итү урыны, балалар мәйданчыгы ясау өчен тотылды, икенчесенә, Арпаяз клубы янындагы иске йорт сүтелеп, ял паркы эшләнде», - диде җирлек башлыгы.

Җыен ахырында җирлекнең хезмәт алдынгылары бүләкләнде, сорауларга җавап бирелде. Сорау Әсән-Елга авылы балалар бакчасына ремонт кирәклеге турында иде, ул җитәкчеләр тарафыннан игътибарга алынды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk