Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 92 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 14 541 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 92 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Шуларның 2се читтән кертелгән, 90ы элемтә нәтиҗәсендә. 30 кеше хастаханәгә салынган, 62 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда коронавирус йоктыруның 50 очрагы ачыкланган, Чаллыда – 17, Түбән Кама районында – 6, Биектау һәм Ютазы районнарында – өчәр, Буа, Яшел Үзән һәм Теләче районнарында – икешәр, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч районнарында – берәр.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 14 541 Covid-19 очрагы теркәлгән, 11 114 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 32се узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk