Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 86 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 10 687 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 86 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

2 очрак читтән кертелгән, 84 очрак элемтә нәтиҗәсендә. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 78 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 56, Түбән Кама районында - 12, Чаллыда – 10, Әлмәт, Алабуга районнарында – икешәр, Актаныш, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат районнарында коронавирус йоктыруның берәр очрагы ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 10 687 Covid-19 очрагы теркәлгән, 9360 кеше савыккан, шул исәптән 66сы узган тәүлектә.

Кичә коронавирустан тагын өч үлем теркәлде. Республикада пандемия башланганнан бирле үлем очракларының саны 144кә җиткән.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk