Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 85 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 13 460 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 85 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Шуларның 2се читтән кертелгән, 83е элемтә нәтиҗәсендә. 31 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 54 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 34, Чаллыда – 11, Түбән Кама районында – 6, Яшел Үзән районында – 4, Буа һәм Югары Ослан районнарында – өч, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Лаеш, Питрәч һәм Чистай районнарында-икешәр, Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Биектау, Алабуга, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 13 460 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10 758 кеше, шул исәптән 20се узган тәүлектә терелгән. 

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk