Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, калган 17 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 38 очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, калган 17 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә юлы белән зарарлану очраклары.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 19, Яр Чаллыда – 9, Түбән Кама, Норлат районнарында – 2шәр, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Питрәч, Тукай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 4078 очрагы расланган, 2907 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев