Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган

10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19 кеше өйдә дәвалана. Өч очрак – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда коронавирус йоктыруның 18 очрагы ачыкланды, Яр Чаллыда - 4, Әгерҗе, Әлмәт, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама, Норлат районнарында - берәр.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6729 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5128 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев