Татарстанда коронавирус белән авыруның 38 яңа очрагы расланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән авыруның 38 яңа очрагы расланган

15 кеше дәваханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйләрендә дәвалана

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ». 

15 кеше дәваханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйләрендә дәвалана. Барлык очраклар да авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктерелгән.

Казанда – 21, Яшел Үзән районында - 6, Питрәч районында - 4, Түбән Кама районында - 3, Саба районында - 2, Әлмәт һәм Баулы районнарында коронавирус белән зарарлануның берәр очрагы ачыкланган.

Татарстанда бу вакыт эчендә 4749 кешедә Covid-19 теркәлгән, 3589 кеше терелгән. 

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев