Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда футболчы балалар агулана

Балалар эчләре авырту, косуга зарланган һәм кунакханәгә ике ашыгыч ярдәм бригадасын чакырганнар.

Казанның «Кристалл» кунакханәсендә яшь футболчылар агуланганнан соң җинаять эше ачылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итте.

7-10 яшьлек балалар Татарстан башкаласына Россиянең төрле төбәкләреннән ярышларда катнашу өчен килгән һәм «Кристалл» кунакханәсендә тукталган. 1 ноябрьдә балалар эчләре авырту, косуга зарланган һәм кунакханәгә ике ашыгыч ярдәм бригадасын чакырганнар.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 1 ноябрьдә Казанда 31 бала хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Табиблар караганнан соң, 6 баланы хастаханәгә озатканнар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, барлык балалар да кунакханәнең ресторанында тукланган. Әлеге факт буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы ТР прокуратурасының гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән, балаларның агулануы турындагы мәгълүматны тикшерүе хакында хәбәр иткән иде.

Соңрак ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә агулану билгеләре белән 6 бала китерелүен расладылар. Табиблар аларның хәлен канәгатьләндерерлек дип бәяли.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk