Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты легендар боксчы Рой Джонс белән очрашты

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар Рөстәм Миңнеханов белән легендар боксчының йодрыкларын чагыштырды.

ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Рөстәм Миңнеханов профессиональ бокс легендасы, дүрт үлчәү категориясендә элеккеге дөнья чемпионы кече Рой Джонс белән очрашкан. Алар Татарстанда профессиональ һәм һәвәскәр боксны үстерү перспективалары турында фикер алышкан.

«Бокс — характер, дисциплина, көндәшкә хөрмәт тәрбияләүче лаеклы спорт төре. Профессиональ остаз җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнү Татарстанда яшәүче меңләгән яшьләре өчен тормышка юллама булырга мөмкин», — дип әйтә Рөстәм Миңнеханов легендар спортчы белән булган әңгәмәдә.
 
Татарстан Республикасы Президенты һәм элеккеге дөнья чемпионы республикада «Бокс — мәктәпләрдә» федераль спорт-мәгариф проектын үстерү перспективалары турында фикер алышты. Сөйләшүләрдә РФ Бокс федерациясе генераль секретаре, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев катнашты.

Рөстәм Миңнехановның Рой Джонс белән очрашуы вакытында төшерелгән фотолар Татарстан социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында актив тарала. Блогерларның берсе: «Рөстәм Миңнеханов бокс буенча дөнья чемпионы Рой Джонска караганда текәрәк ир булып күренә. Президентның йодрыгы зуррак!» — дип язган.
 
Легендар боксчы кече Рой Джонс Казанга профессиональ спорт буенча «Казан Кремле кубогы» турнирына килде.
 

фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев