Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан мөфтие: Корбан гаете - игелек һәм юмартлык бәйрәме

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан гаете белән котлады.

Котлау ТР Диния нәзарәте сайтында урнашытырылган.

«Корбан гаете — Раббыбызга Аның сансыз нигъмәтләре, чиксез рәхмәтләре һәм яратуы өчен тугрылыгыбызны белдерү бәйрәме. Гыйбадәт аша гына түгел, ә мал-мөлкәтне корбан итү бәрабәренә үзебезнең иман ныклыгын исбат итү өчен кешелеккә насыйп ителгән зур мөмкинлек ул.

Корбан гаетенең тагын бер мәгънәсе бар: ул — Аллаһы Тәгаләнең зыяфәте. Ягъни Раббыбызның мохтаҗлар өчен аш мәҗлесе. Татарстанда байлар да, ярлылар да — барысы да Корбан гаетен көтеп алалар, чөнки алар өчен ул — юмартлык, шәфкать һәм ярдәмләшү бәйрәме дә. Ә ярдәмләшү һәм юмартлык Коръәндә фарыз кылынган», диелә мөфти котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X