Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Суганны кайчан алырга

Суган өлгергәнлеген ачыклау кыен түгел, аның кыяклары саргая, кибә һәм җиргә иелә башлый.

Август башыннан суганны түтәлдән алырга кирәк. Ай календаре буенча уңай көннәр булып 2, 8, 13, 14 һәм 20 август, ә начар көннәр булып 4-7 август исәпләнә. «Суганны алганчы ике атна кала түтәлләргә су сибүдән туктарга кирәк. Яңгырлар яуса, түтәлләрне пленка белән каплау яхшы. Шул рәвешле суган кибәчәк һәм ул озаграк сакланачак", - дип уртаклашты тәҗрибәле бакчачы Мария Гарапшина. Суган өлгергәнлеген ачыклау кыен түгел. Аның кыяклары саргая, кибә һәм җиргә иелә башлый. Суган өлгергәнлеген математик ысул белән дә ачыклыйлар. "Утырту датасына 70-90 көн өстәргә кирәк, - дип хәбәр итте бакчачы. - Ләкин суганны йолкып чыгармагыз, аны көрәк белән казып алу яхшырак».
Суганнарны бер-ике кат итеп җәяргә кирәк, кояш нурлары төрле якка төшсен өчен даими рәвештә әйләндереп тору отышлы. Биш көннән соң суганны җиләс урында тагын ике атна киптерергә мөмкин. Кыяклар кипкәч, сабакларын 6 сантиметр тирәсе озынлыкта кисәләр һәм тартмаларга салалар. Ә үрер өчен 15 сантиметр тирәсе калдырырга кирәк.

Чыганак: baltaci.ru/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X