Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Кышкы уеннар” дигән бик күңелле бәйрәм булды

Анда уеннар балаларның физик мөмкинлекләреннән чыгып оештырылды

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Кышкы уеннар” дигән күңелле бәйрәм үткәрелде.

Әлеге чараның максаты балаларның физик мөмкинлекләрен үстерү, җитезлек, ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияләү иде. Уеннар исә балаларның физик мөмкинлекләреннән чыгып оештырылды.

Бәйрәм геройлары - “Барбоскины” мультфильмы персонажлары Роза белән Дружок балаларны җырлатты, биетте, төрле уеннар уйнатты. Чара күтәренке рухта узды, балаларга һәм әти-әниләргә бик ошады, дип хәбәр итте социаль педагог Наилә Турова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев