Саба районында йөк машинасы күпердән елгага төшеп киткән, шоферы һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Саба районында йөк машинасы күпердән елгага төшеп киткән, шоферы һәлак булган

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кич Байлар Сабасы – Лесхоз автомобиль юлында булган.

Татарстанның Саба районында «Рено» йөк машинасы күпердән елгага төшеп киткән, шоферы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

 

«Юл һәлакәте кичә кич Байлар Сабасы – Лесхоз автомобиль юлында булган. Йөк автомобиленең йөртүчесе, тимер киртәне ватып, күпердән елгага төшеп киткән», - дип белдерде алар.

Нәтиҗәдә, йөк машинасы әйләнеп капланган, шоферы һәлак булган. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Шулай ук укыгыз:

фото: соцсети


Нет комментариев