Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фатирда дүрт ел мәет яткан

Хәзерге вакытта фатирда хокук сакчылары тикшерү үткәрә.

Уфадагы "СССРның 50 еллыгы" урамындагы йортта бер фатирда ир-атның мәете ваннада дүрт ел яткан. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Бу йортта яшәүчеләр берничә тапкыр газ исе килүгә зарланып, торак-коммуналь хуҗалыкка мөрәҗәгать иткән. Иснең каян килүен озак вакыт ачыклый алмаганнар.  Торак файдалану идарәсенең бер хезмәткәре йорттагы бикле фатирның ишеген ачып карарга тәкъдим иткән.

Ишек ачып, эчкә үтүчеләрне коточкыч күренеш каршы ала. Алар ваннада фатир хуҗасының үле гәүдәсенә тап була. Билгеле булуынча, күршеләре бу фатирда яшәүчене дүрт ел буе күрмәгән. Бөтен фатир чүп-чар белән тулы һәм анда газ исе сеңгән була.

Хәзерге вакытта фатирда хокук сакчылары тикшерү үткәрә. Алдан ясалган тикшерүләр буенча, ирнең гомере криминал нәтиҗәсендә өзелмәгән. Аның чын сәбәпләрен судмедэкспертиза ачыклаячак, дип яза "Татар-информ".

Шулай ук укыгыз:

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев