Пассажир поезды бәрдергән 65 яшьлек хатын-кыз үлгән
Соңгы яңалыклар

Пассажир поезды бәрдергән 65 яшьлек хатын-кыз үлгән

Урында эшләүче тикшерүчеләргә һәлакәтнең барлык сәбәпләрен билгеләргә туры киләчәк.

112 нче номерлы Мәскәү – Түгәрәк Кыр (Круглое Поле) пассажир поезды Казанда 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының транспорт буенча Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

«Бүген якынча 14.00 сәгатьтә Новаторлар станциясе тукталышы каршында 112нче номерлы Мәскәү – Түгәрәк Кыр поезды 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Фаҗига үлем белән тәмамланган», – диде Дмитрий Захаров.

Идел буе Тикшерү идарәсенең транспортта Тикшерү идарәсендә фаҗига факты буенча тикшерү башланды. Урында эшләүче тикшерүчеләргә һәлакәтнең барлык сәбәпләрен билгеләргә туры киләчәк.

 

фото: "Татар-информ"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев