Фото: Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешеп, алты яшьлек бала һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Фото: Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешеп, алты яшьлек бала һәлак булган

Авариядә шулай ук ике машина йөртүче дә, 7 яшьлек пассажир да төрле тән җәрәхәтләре алган

Алты яшьлек бала Татарстанда трассада ике «КИА» җиңел машинасының бәрелешүе нәтиҗәсендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ромашкино-Куакбаш – Керкәле автомобиль юлының 9нчы чакрымда «КИА» руле артында 44 яшьлек хатын – кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, узып киткән вакытта маневрның куркынычсызлыгына инанмаган һәм «КИА» җиңел машинасы белән капма-каршы бәрелешкән», – диделәр ведомствода.

Авариядә, бер чит ил машинасындагы алты яшьлек пассажир һәлакәт урынында үлгән. Авариядә шулай ук ике машина йөртүче дә, 7 яшьлек пассажир да төрле тән җәрәхәтләре алган.

 

Шулай ук укыгыз:

фото: соцсети

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев