Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республиканың 427 ишегалдында төзекләндерү эшләре бара

2020 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча буенча барлыгы 1080 ишегалды төзекләндереләчәк.

Татарстанның 430 ишегалдында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерү эшләре башланды, дип яза «Татар-информ».

Әлеге программа буенча барлыгы 1080 ишегалды төзекләндерү планлаштырылган. Аларның барысы да «Төзекләндерү картасы»на төшереләчәк. Карта белән dvor.tatar сайтында танышып була. Быел төзекләндереләчәк ишегалларының күп өлеше Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында урнашкан. Татарстанның 33 районында эшләр бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан оештырылган «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру вакыты 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды. 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 6775 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу 2014 елга кадәр төзелгән барлык күпфатирлы йортларының ян территорияләре, моңарчы аларга ишегалды территорияләрен ремонтлау программалары буенча ремонт ясалмаган.

Программада ишегаллары юлларны асфальтлау, шулай ук җәяүлеләр өчен булган тротуарларны төзү, яңаларын булдыру, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплексларын ясау, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X