Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пенсия фондында ире яки хатыны үлгәч пенсияне ничек ала башларга икәнен аңлаттылар

Гражданнарга ире яки хатынының пенсиясенә күчкән очракта махсус түләүләр билгеләнми.

Пенсия күләме югарырак булган ире яки хатыны үлгәннән соң, тол калган ире яки хатыны үзенеке урынына аныкына дәгъва кыла ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Пенсия фондында билгеләп үтүләренчә, тол калган ире яки хатыны, пенсия яшенә җиткән яки инвалид дип табылса, туендыручысын югалту очрагы буенча түләнә торган пенсиягә күчә ала, әмма мондый күчеш һәрвакытта да файдалы түгел.

«Туендыручысын югалту очрагы буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү картлык буенча пенсиягә караганда 50 процентка кимрәк. Шунлыктан тол калган ире яки хатыны пенсияне, аның иренең (хатынының) пенсиясе элек күпме булса, шул күләмдә ала алмаячак», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, гражданнарны ире яки хатынының пенсиясенә күчкән очракта махсус түләүләрнең (әйтик, төньякта эшләгән өчен яки авыл стажы) булмавы хакында кисәттеләр. «80 яшькә җиткәч тә пенсия күләме артмый», - дип белдерделәр Россия Пенсия фондында.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X