Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапкан

Россия Банкында шулай ук җинаятьчеләрнең соңгы вакытта регулятор исеме кергән схемаларны ешрак куллана башлавын сөйләделәр.

Акча караклары Россия кешеләрен телефон аша алдауның яңа ысулын куллана – шалтыраткан вакытта алар гражданга кредит алуга биргән заявкасын Россия Банкы хуплавын әйтә. Бу хакта РИА новости хәбәр итә, дип яз  "Татар-информ" МА.

Мошенниклар гражданнарга шалтырата һәм аларның исеменнән кредитка гариза бирелүен әйтә, имеш ул Үзәк банк тарафыннан хупланган һәм барлык кредиторларга җибәрелгән. Шул ук вакытта сөйләшү вакытында алар әңгәмәдәштән аның счетында күпме акча ятуын һәм нинди банкларда хезмәт күрсәтелүе турында мәгълүмат алырга тырыша.

«Мошенниклар еш кына Үзәк банк дип сөйли, чөнки ул ышаныч уята», – дип билгеләп үтә эксперт — адвокат һәм «Правовая группа» оешмасы партнеры Владимир Шалаев.

Россия Банкында шулай ук җинаятьчеләрнең соңгы вакытта регулятор исеме кергән схемаларны ешрак куллана башлавын сөйләделәр. Мәсәлән, мошенниклар үзләрен «Үзәк банк хезмәткәрләре» дип таныштыра, «акчаны Үзәк банктагы махсус «куркыныч янамый торган» счетка күчерергә» тәкъдим итә ала.
Моңарчы Татарстанның күп функцияле үзәге мошенникларның телефон аша кодлар һәм парольләр соравы турында да кисәткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев